Темаларны чагыштырып өйрәнү
Чагыштыру — логика фәненә караган төшенчәләрнең берсе. Ул фикерләү нәтиҗәсендә барлыкка килә. Бер-берсе белән бәйләнгән нинди дә булса ике (яки берничә) төшенчәне чагыштырып, без аларның уртак һәм аермалы якларын билгели алабыз.
Чагыштыру — ул ике яки берничә төшенчә, күренеш һәм предметны чагыштырып, аларның охшаш яки аермалы билгеләрен табу дигән сүз (С.Ожегов, Н.Шведова). Тел белемендә чагыштыру дигән төшенчә, беренче чиратта, билгенең чагыштырмача төрле дәрәҗәдә килүен күрсәтә һәм аерым сүз төркемнәренең (сыйфатларның, рәвешләрнең һ.б.) дәрәҗә формаларында килүендә чагылыш таба (Д.Розенталь, М.Теленкова).
Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә (III том, 400 нче бит) чагыштыруның түбәндәге билгеләре санала:
1) Күренешләрнең, предметларның һ.б. охшашлыкларын яки аермаларын яисә берсенең икенчесеннән өстенлеген билгеләү, ачыклау өчен тикшерү.
2) Кем яки нәрсә белән булса да тиңләү, кемгә яки нәрсәгә булса да охшату.
3) Бер предметны икенче предметка охшатуны эченә алган фраза, тәгъбир, тезмә.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Темаларны чагыштырып өйрәнү | 7.36 KB |