Татарстан укучылары Россия олимпиадасында
6–16 август көннәрендә Ростов өлкәсендә яшь геологларның 7 Бөтенроссия олимпиадасы узачак. Аны РФның табигать министрлыгының җир асты байлыклары Федераль агентлыгы, РФның мәгариф һәм фән агентлыгы һәм “Русгео” геология җәмгыяте берлектә оештыра. Ул ике елга бер тапкыр үткәрелә. Бу олимпиадада Татарстан укучылары исеменнән Казан шәһәренең 15 татар гимназиясе укучылары катнашачак. Алар гимназиянең 9–11 класс укучылары. Әлеге гимназиядә республикада узган геология олимпиадасында катнашып 3 урын алганнар иде инде. Россия күләмендә узачак чарада катнашырга үзләре теләк белдергәннәр. Җитәкчеләре – Халымбаджа Инна Вячеславовна. Гимназия укучыларын Ростов өлкәсенә җибәрергә Татарстан геология-разведка идарәсе начальнигы Гатиатуллин Нәкыйп Сәләх улы матди ярдәм күрсәткән. Татарстан данын яклаучы укучыларга уңышлар насыйп булсын.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru