Укытучының эш тәҗрибәсеннән
Без билгеле бер дәрәҗәдә яңача фикерләүгә игътибар бирелгән, фән – техника өлкәсендә, хезмәттә әледән-әле яңа ачышлар ясала торган заманда яшибез. Үсеш–үзгәрешләр уку–укыту, тәрбия процессына да кагыла. Укыту–тәрбия өлкәсендә моңа кадәр билгеле ысуллар, чаралар, таныш булмаган метод һәм алымнар гамәлгә керә, камилләшә. Бу нисбәттән татар әдәбиятын укыту дәресләренең дә эчтәлегенә, юнәлешенә яңалык кертү сорала, чөнки әдәбият - кеше, аның рухи дөньясы турындагы фән. Ә әдәби әсәр - характерлар, язмышлар, мөнәсәбәтләр кыйссасы. Әдип үз чоры кешеләренең дөньяга карашын әсәрләре белән мәңгеләштерә. Укучы образлар язмышлар белән очраша, үз мөнәсәбәтен, әдип белән мөгаләмәсен белдерә. Шул рәвешчә яшәеш тәҗрибәсе туплый. Үз шәхесен проектлаштыру, формалаштыру мөмкинчелегенә ия була ала.
Мәктәп эшчәнлеге тулысынча шәхескә, аны формалаштыруга юнәлтелгән. Шәхес формалаштыру турыдан – туры укытучыга, аның белеменә, педагогик һәм методик осталыгына бәйле.
Хәзер мәктәп, укыту һәм тәрбия системасы бала шәхесендәге эшчәнлеккә кирәкле сыйфатлар булдыру мәсьәләсе белән тирәнтен шөгыльләнә. Укытучының педагогик осталыгының торган саен әһәмияте арта баруы шуның белән аңлатыла да инде. Моны хәл итү өчен, укытучыдан актив педагогик эзләнү, аның эш тәҗрибәсендә үстерелешле укыту технолгиясе принцибына нигезләнгән билгеле бер методик система булдыру таләп ителә. Бу системаның төп максаты - шәхес тәрбияләү, бәләкәйдән үк баланы шәхес итеп күрү, аның сәләтен күрә белү, аны үстерүгә ярдәм итү, иҗади баскычка күтәрү.
“Ә әдәби әсәр ул - әдипнең иҗади фикер җимеше. Шушы фикерләү алымын өйрәнеп, укучының фикерләү сәләтен үстерү - әдәбият дәресләренең төп бурычы,”- дип өйрәтә әдәбият дәреслекләре авторы Альберт Гата улы Яхин.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Укытучының эш тәҗрибәсеннән | 11.08 KB |