Башкортстанда милли мәгарифне яклаучы чара бара
Башкортстан районарында һәм шәһәрләрендә мәгарифтә милли- төбәк компонентын саклап калу өчен башланган акция дәвам итә.
Бер ай чамасы элек республикада, Бөтендөнья Башкорт корылтае Башкарма комитеты башлангычы белән, мәгарифтә милли-төбәк компонентын саклап калу өчен, киң җәмәгатьчелек арасында култамгалар җыю эше башланган иде. Әлеге эшкә районнар һәм шәһәрләр хакимиятләре дә ярдәм итә. Үз теләге белән имзалар җыючы милләтпәрвәрләр дә бихисап.
Мәгарифтә милли-төбәк компонентын саклап калу өчен, култамгалар җыю аеруча Баймак, Бөрҗән, Зилаер, Әбҗәлил, Күгәрчен, Бакалы районнарында яхшы оештырылган. Мисал өчен, Баймак районында 6 меңгә якын, Бакалы районында 4 меңнән артык имза җыелган да инде.
100 меңнән артык имза җыелгач, әлеге эшне оештыручылар махсус мөрәҗәгать белән бергә бу исемлекләрне ил президентына һәм премьер-министрга, шулай ук РФ мәгариф министрына юлларга ниятли.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru