belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Яңа үрләр, яңа җиңүләр

Яңа үрләр, яңа җиңүләр

29 Jul, 2009 Сылу 0
Яңа үрләр, яңа җиңүләр

Күптән түгел Халыкара мәктәп укучылары олимпиадаларына нәтиҗәләр чыгарылды. Аларда чыгыш ясаган Россия җыелма командалары да җиңү белән әйләнеп кайткан. Билгеле, команда составында татарстанлылар да юк түгел.

9-13нче июль көннәрендә Мексиканың Мехико каласында узган география буенча «Нэшнл Джиографик» дигән Халыкара чемпионатында Россиянең җыелма командасы 5 урын яулый. Биредә Чистай районының 3нче гимназиясе укучысы Рәзил Сөнгатуллин да катнаша.

9-22нче июль көнне Мексиканың инде башка шәһәре Меридада 40нчы Халыкара физик олимпиада уза. Россия җыелма командасы ярыштан 3 алтын һәм 2 көмеш медаль алып кайта.

Шул ук вакытта (10-22нче июль) Германиянең Бремен шәһәрендә укучылар математика буенча уздырылган 50нче Халыкара олимпиадага җыела. Команда зачетында россиялеләр III урын ала. Беренче урын Кытай, икенче урын Япония укучыларына эләгә. Аерым зачетта безнекеләр 5 алтын һәм 1 көмеш медаль яулый.

Ләкин бу олимпиадалар сезоны бетте дигән сүз түгел әле. 8-14нче авгутта Болгариянең Пловдив шәһәрендә мәктәп укучыларының информатика буенча 21нче Халыкара олимпиадасы узачак.
Мәктәп укучыларының халыкара олимпиадаларында катнашкан һәм җиңү яулаган кызлар-малайлар Россия Федерациясе Президенты премиясенә дәгъва кыла алачак. Халыкара олимпиадалар турында тулырак мәгълүмат киләсе сылтамада http://rusolymp.ru.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 29.07.2009 - 11:49):https://belem.ru/node/1837