БДИ нәтиҗәләре буенча лидер мәктәпләр билгеләнде
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы рус теле һәм математика фәннәреннән узган Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча муниципаль районнар рейтингын булдырган. Шул рәвешле мәҗбүри фәннәрне их яхшы һәм иң начар бирүче 100 гомуми белем бирү оешмасы да билгеле була.
Алдынгы нәтиҗәләр күрсәтүче мәгариф оешмалары арасында түбәндәгеләр бар:
• Казан шәһәренең 131нче лицее;
• Казан шәһәренең 7нче гимназиясе;
• КДУ каршында эшләүче Н.И.Лобачевский исемендәге лицей;
• Казан шәһәренең 2нче лицей-интернаты;
• Казан шәһәренең «Елена – Сервис» исемле 163нче урта гомуми белем бирү мәктәбе;
• Казан шәһәренең кайбер фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 137нче мәктәбе;
• Бөгелмә шәһәренең 2нче лицее;
• Әлмәтнең 2нче лицее;
• Яр Чаллы шәһәренең 57нче гимназиясе.