Абитуриентлар югары уку йортларын штурмлый
Тагын бер көн һәм Россия югары уку йортларының байтагы укырга кабул итү кампаниясенең беренче нәтиҗәләрен игълан итәчәк. Ләкин кайбер саннар инде бүген үк билгеле. Әйтик, республикабызның кайбер югары уку йортларында моңарчы гомердә булмаган рекорд абитериентлар саны теркәлгән. Бу аңлашыла да. БДИга рәхмәт. Быелгы абитуриент БДИ нәтиҗәләре таныклыгы нөсхәләрен дистәләгән уку йортына, йөзәрләгән факультетка юллый ала. Кызык өчен, Казан дәүләт технология университетына 2346 бюджет урынга 105 мең 352 гариза тапшырылган. Бу 100 меңнән артык гаризаны бары 9583 абитуриент яза.
Алга таба. Татарстанның иң популяр уку йорты саналган Казан дәүләт университетына гариза тапшыручылар саны да быел ике тапкырга күбрәк. 1300 бюджет урынга (көндезге бүлек) униҗиде мең ярым гариза кабул ителгән. Биредә кайбер факультетларда 1 урынга 100 абитуриент дәгва кыла. Гадәттәгечә, ВМК (1 урынга 40 кеше), икътисад (50 кешедән артык), фәлсәфә (1 урынга 43 кеше) факультетлары популяр. Быел Казан дәүләт университетында геология, биология һәм география юнәлешләре буенча укырга керүчеләр саны да бермә-бер үскән.
Казан дәүләт техник университеты да калышмый. Бюджет саналган 2141 (көндезге бүлек) урынга 6 меңнән артык кеше укырга керергә тели. Алар уку йортының төрле факультетларына 13938 гариза язган.
Уку йортларына чыгарылыш сыйныф укучылары саны кыскаруы куркыныч түгел булып чыга. Ник дигәндә, елдан-ел университет-институтларга укырга керүчеләр саны арта гына бара.