Төмәндә туган телгә бәйле сорау алуның беренче нәтиҗәләре
Туган телне укытырга кирәкме әллә кирәкмиме, дигән сорау буенча сорашулар балалар арасында гына түгел, ата-аналар арасында да үткәрелә. Бу эш өлкә Хөкүмәтенең милли эшләр комитеты каршындагы милли-мәдәни җәмгыятьләр Координацияләү шурасының карары буенча башкарыла, әмма департамент үзе чыккан иде мондый үтенеч белән Координацияләү шурасына.
Сорашу 20 июньгә кадәр тәмамланырга тиеш иде, әмма ул әле бүгенге көнгә кадәр тәмамланмаган һәм аңа тулы йомгак ясау мөмкин түгел. Шулай да, үткәрелгән кадәресе бу мәсьәләгә карата район һәм шәһәр мәгариф идарәләренең һәм якташларыбызның туган телгә карата мөнәсәбәтен шактый ачык күрсәтә.
Әйтергә кирәк, Мәгариф һәм фән департаментының милли мәгариф өчен җаваплы белгече Ольга Гроо бу эштә дә үзен рус булмаган милләтләрнең туган телләрен яклаучы итеп күрсәтте, бу юнәлештә мәктәп директорлары белән туган телләр файдасына зур әзерлек эше үткәрде, һәм аның уңай нәтиҗәләре дә күренә.
Төмән, Тубыл, Ялутор районнары элек-электән туган телләрне укытуда уңай нәтиҗәләр күрсәтеп килде, бу юлы да алар туган телне уку планына кертеп тулы канлы дәресләрдә укыту теләген белдергәннәр.
Түбән Тәүде районында да уңай якка үзгәреш билгеләнгән. Борынгы себер татарлары Эске һәм күрше рус авылы Чугунай балалары өчен уртак булган, элек татар теле укытылып та, соңгы елларда туктатылган Чугунай мәктәбендә татар балалары һәм аларның ата-аналары туган телнең укытылуын теләүләрен белдергәннәр. Шулай ук катнаш контингентлы Бухтал мәктәбендә элекке директорның каршы килеп торуы аркасында татар теле укытылмый иде, хәзер мәктәп 35 татар баласының туган телне өйрәнү теләген канәгатьләндерергә әзер булуын белдергән. Элек туган тел турында сүз дә кузгатылмаган Велижан мәктәбендә дә 12 татар баласы туган телне өйрәнү теләген белдергән.
Тубыл шәһәрендә элек саф татар мәктәбе булган, хәзер рус-татар балалары катнаш 15 нче мәктәптән гайре, башка мәктәпләрдә татар телен бер укытып бер ташлап, тәмам туктатканнар иде. Хәзер 1 нче мәктәптә генә 46 татар баласы туган тел укытылуга теләк белдергән. 3 нче мәктәптә 12 бала, 4 нче мәктәптә 24 бала, шәһәр татарлары милли-мәдәни мохтәрияте оештырган түгәрәктә 5 бала шулай ук туган телне өйрәнү чаралары оештырылуын телиләр.
Ә менә шәһәр читенә керсә дә, шәһәрдән бөтенләй аерым утырган Сумкино бистәсе балалары тәмам руслашып бетеп баралар икән. Сумкинода 2 меңләп кеше яши, шуларның яртысыннан артыгы - татарлар, бердәнбер милли дини-мәдәни учак – мәчет, әмма анда картлар гына җыела. Сумкино мәктәбенең 14 татар баласы гына туган телне өйрәнергә тели, ә калган 68 балага туган телнең кирәге юк икән.
Халкының 35 ләп процентын татарлар тәшкил иткән Яркәү районы Мәгариф бүлеге җитәкчеләренең татар балаларын туган телсез итү өчен тырышлыклары буенча кара дан алган төбәк. Анда Иске Александровка мәктәбендә генә дә 7 татар авылы балалары йөреп укый, укучыларның 80 нән артык проценты татар балалары. Тархан авылыннан гына да 100 гә якын бала укый анда, ә мәктәп директоры татар балалары һәм аларның аналары туган телнең укытылуын теләми, дигән мәгълүмат җиткергән Мәгариф һәм фән департаментына. Ольга Гроо Иске Александровка белән Дубровное мәктәбе мәгълүматларын шик астына куйган һәм сорау алуны татар җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашында кабат үткәрү ягында тора. Ольга Федоровна Гроога шикләнү өчен нигез җитәрлек. Мин дә бер генә булмадым Иске Александровка мәктәбе белән Тархан авылында, ата-аналарның һәм балаларның туган телнең укытылуын теләүләрен беләм.
Татар төбәге булып саналган Вагай районы ашыкмый икән сорау үткәреп мәгълүматларын җиткерергә.
Төмән шәһәре Мәгариф идарәсе исә әле тотынмаган да бу эшкә. Туган телләрне саклау һәм укыту мәсьәләләре буенча Төмән белән сөйләшүләр алып бару бик авыр, ди Ольга Федоровна. Һәм ул шулай да. Төмән татар җәмәгатьчелеге вәкилләре соңгы дистәдән артык ел дәвамында шөгыльләнеп карады бу юнәлештә, уңай нәтиҗәсе генә булмады. 1995 елда элекке өлкә мәгариф бүлеге җитәкчесе Виктор Новиков ярдәмендә татар гимназиясенә нигез салу өчен ачылган “Татар балалар үзәге” өстәмә белем бирү учреждениесен Төмән шәһәре хакимияте һәм мәгариф җитәкчеләре татар гимназиясенә түгел, барлык милләт балалары өчен “Этнос” дип аталган өстәмә мәдәни учакка әверелдерделәр, татарлар сүзсез йоттылар шуны. Шуннан соң җәмәгатьчелек вәкилләре туган тел мәсьәләсен күтәрсә, чиновниклар: “Сезнең “Этнос” үзәгегез бар”, - дип кенә җавап бирәләр. Дөрес, “Этнос” үзәге аерым мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында туган телләрне өйрәнү түгәрәкләре оештырып алып бара, аларда мәктәпкәчә һәм башлангыч сыйныфлар яшендәге 200 ләп бала гади аралашу дәрәҗәсендә сөйләм телен өйрәнә. Шәһәрдән аерым утырган Кырынкүл бистәсенең тулы булмаган урта мәктәбе дә туган телне укыта, әмма 5 меңләп татар баласы укыган өлкә үзәге өчен бу гафу ителмәслек хәл.
Шул бәла дә бар: Төмән татар җәмәгатьчелеге, татар милли-мәдәни мохтәрияте, өлкә татарлары Конгрессы туган телне саклау, өлкә үзәгендә туган тел укытыла торган белем бирү учреждениесе булдыру максатыннан бердәм хәрәкәт итә алмыйлар. Татар балалары укый торган мәктәпләрдә әлеге сорау алуда катнашуга да аның белән җитәкчелек иткән Ольга Гроо, бик теләсә дә, киң татар җәмәгатьчелеген җәлеп итә алмады.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru