"Мирас"та яңалык
9 Jul, 2009 Сылу 3
"Белемлеләр", электрон китапханәдә Әмирхан Еникинең "Бала", Туфан Миңнуллинның "Хушыгыз" әсәрләре куелды. http://miras.belem.ru га рәхим итегез!
Р.S. "Хушыгыз" әсәренә "Әдәби әсәр сорату" аша заказ юллаган кунакның электрон почтасы эшләми. Әсәрне сез "Мирас"ка кереп таба аласыз. Яңа адресыгызны юлласагыз да була!
Фикерләр
Эльвира
9 Июль, 2009 - 19:37
Permalink
Андый теләк бар!!!
Кадерле укучыбыз!( Исемегезне белмәгәч, Сезгә шулай гына мөрәҗәгать итәргә туры килә) Бездәге яңалыкларны, үзгәрешләрне даими карап баруыгыз өчен бик зур рәхмәт! Сезнең киңәшләрегез безгә көч бирә, яңадан-яңа фикерләргә этәрә. Җәй айларын шундый матур итеп тасвирлагансыз, үзебез дә, ирексездән, авылны, аның саф һавасын, әти-әни, туганнарны искә төшереп, хыялга бирелеп алдык. Әлбәттә, без дә авылга кайтып килербез, чөнки җәйнең санаулы көннәре генә калып бара... Ә шулай да сезнең белән бәйләнешне югалтмабыз, даими элемтәдә торырбыз дип уйлыйм
Сылу
9 Июль, 2009 - 19:33
Permalink
Җылы сүзләрегезгә рәхмәт !!!!
Хәй, белсәгез иде, укучыларыбызның игътибары ни дәрәҗәдә рәхәт икәнен. Сез инде тоеп торасыз бугай, 13нче көнне коллективыбызның зур өлеше ялга китә. Ике атнага. Шуңа күрә алдан ук хәбәр итеп куябыз: "Белем" оператив хәбәрләрсез торачак. Ләкин сезгә файдалы барлык ресурлар да эшләячәк.
Җиләк дигәннән, анысына өлгереп булмады бугай инде...Аның каравы печән көтә.... Сезне дә ҖӘЙ белән!!!!!! СЫЛУ!
Кунак
9 Июль, 2009 - 14:16
Permalink
Җәй айларында да алны-ялны
Җәй айларында да алны-ялны белми көч куясыз, сез кайчан ял итәсез? Көне-төне безнең өчен тырышып, вакытында ял итеп, җиләк ашап, коенып-кызынып калырга онытмагыз! :)
Изге теләкләр белән, даими укучыгыз.