Габдулла Тукай иҗатында синтаксик фразеологизмнарның кулланылышы
Фразеология, гомумән алганда, тел белемендә шактый тирән өйрәнелгән. Әлеге вакытта фразеологияне лексикологиянең бер тармагы итеп карау өстенлек ала. Ләкин фразеологизмны лексикология кысасында гына калдыру телебезнең сәнгатьле, сурәтле, тәэсирле бу байлыгын өйрәнүне бик чикли. Фразеология күренеше тел белеменең грамматика тармагында, аерып алганда синтаксис өлкәсендә, тикшеренү-эзләнүләр алып бару өчен дә уңдырышлы җирлек булып тора. Димәк, фразеология өйрәнә торган күренешләрнең даирәсе киң: лексикадан алып синтаксиска кадәр. Бу, үз чиратында, лексик һәм синтаксик фразеологияне аерым тармаклар буларак карауга китерә.
Фразеологик күренешләрне синтаксик аспектта өйрәнү лексика яссылыгында тикшеренүләргә караганда соңрак барлыкка килгән, шуңа күрә синтаксик фразеологизмнар турында мәгълүмат күп түгел. Синтаксик фразеология төшенчәсе үзе тиешенчә ачыкланмаган, бу термин да икеләнүләр тудыра, нәтиҗәдә терминологиядә төрлелекләр күзәтелә, бу күренешнең чикләре, лексик фразеологизмнар белән нинди мөнәсәбәттә торуы, синтаксисның төрле бүлекләрендә тоткан урыны төгәл билгеле түгел. Әлеге хезмәт - шушы өлкәдә эзләнүләргә ачыклык кертү юлында бер омтылыш буларак кабул ителер дип уйлыйм.
Индивидуаль мәгънәле һәм компонентларның индивидуаль мөнәсәбәтләрен чагылдыручы фразеологияләшкән төзелмәләрне синтаксик фразеологизмнар дип атыйлар. Лексик фразеологизмнар кебек үк, синтаксик фразеологизмнар да телнең төрле стильләрендә кулланыла, әдәби әсәрләр тукымасында да үзенчәлекле сурәтләү алымы буларак үз урынын ала.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Габдулла Тукай иҗатында синтаксик фразеологизмнарның кулланылышы | 8.55 KB |