belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Бәйләнешле сөйләм үстерү чаралары

Бәйләнешле сөйләм үстерү чаралары

28 Feb, 2008 Раил Гатауллин
Ресурска кагылышлы рәсем: 
Ресурс авторы: 
Д. Кириллова, 71 нче балалар бакчасы тәрбиячесе, Яр Чаллы шәһәре / «Фән һәм мәктәп», февраль 2006

Бала дөрес итеп сөйләшкәндә генә, әдәби тел нормаларын сөйләмдә кулланганда һәм сөйләмендә эзлеклелек булганда гына аның зиһене, логик фикерләү сәләте, игътибары, танып белү эшчәнлеге үсә. Мин сөйләмендә кимчелекләре булган балалар төркемендә эшлим. Мондый төркемдә балаларның ишетү сәләтен, сөйләм авазларын тану мөмкинлеген үстерү белән беррәттән бәйләнешле сөйләм үстерүгә дә зур әһәмият бирелергә тиеш.

Логопедия төркемендә бәйләнешле сөйләмне үстерү буенча эшне 2 чорга бүлеп өйрәнү уңай нәтиҗәләр бирә.

1 нче ел үз эченә түбәндәгеләрне ала:

- балалар үзләренең кылган гамәлләре, эш-хәрәкәтләре турында җөмләләр, җөмләләрдән хикәя төзиләр;

- үзләренең кылган гамәлләре, эшләгән эшләре турында төзелгән хикәянең эчтәлеген сөйлиләр.

Мәсәлән, тәрбияче балаларны юыну бүлмәсенә чакыра, кулына сабын ала. Балалар сабынга карата билгене белдергән сүзләр әйтәләр: сабын хуш исле, шома, алсу төстә; сөлге йомшак, чиста, ап-ак; теш пастасы ак, хуш исле.

Беркетелгән файлКүләме
Package icon Бәйләнешле сөйләм үстерү чаралары8.32 KB
Ресурс төре: 
Мәкалә
Предметлар: 
Педагогика һәм тәрбия
Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 28.02.2008 - 22:07): https://belem.ru/node/180#comment-0