Франциянең Мәгариф министрлыгы Генераль инспекторы Жерар әфәнде Бруссуа ТДГПУда кунакта
Шушы көннәрдә Казан дәүләт гуманитар-педагогика университетында Франциянең Мәгариф министрлыгы Генераль инспекторы Жерар әфәнде Бруссуа визит белән булды. Кунак белән очрашуда үсеш һәм өзлексез белем бирү буенча проректор И.Э.Ярмәкәев, Чит телләр Институты директоры А.Г.Садыйкова, француз теле кафедрасы мөдире В.Н.Васильева, халыкара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы В.В.Власичева.
Очрашуда инглиз теленең глобаль өстенлеклелеге шартларында туган телләрнең дәрәҗәсен күтәрү мәсьәләсе күтәрелә. Жерар әфәнде Бруссуа фикеренчә, конкурентлыкка сәләтле тормыш алып бару өчен инглиз телен белү сорала, шуңа күрә бу үзенчәлекне исәптә тотып туган телләрне үстерү һәм саклап калу стратегиясен төзергә кирәк.
Франциядә стажирвока үтәргә теләк белдергән студентлар француз телен генә түгел, инглиз телен дә яхшы үзләштергән булырга тиеш. Чөнки француз университетларында күп кенә курслар инглиз телендә алып барыла.