“Инглизчә аралашабыз!”
24 Jun, 2009 Сылу 0
Казанның Вахитов районында урнашкан мәктәп яны лагерьлары иртәнге физкультура дәресен инглиз телендә алып бара башлаган. Гаҗәп түгел, күптән түгел Балалар иҗаты һәм ялы үзәгендә “Инглизчә аралашабыз!” исемле лигвистик проектка нәтиҗәләр чыгарылды. Проектта районның 15 мәктәп яны лагеры катнаша. Ә бу 1400 үсмер инглиз телен чарлаган дигән сүз. 18нче һәм 39нчы мәктәп укытучылары озын сроклы “Инглизчә аралашабыз!” проектын булдыралар. Планда “21 көн эчендә дөнья тирәли!” исемле интерактив тел уены да каралган. Уенда һәр отряд инглиз телендә аралашучы берәр илне тәкъдим итәргә тиеш.
Эшләнгән 15 эштән финалга 7 проект узган, дип хәбәр итә Казан мэриясе рәсми порталы.