Сәламәтлекләре ягыннан чикләнгән балаларга белем алу сертификатлары тапшырылачак
Бүген “ТИСБИ” Идарә Академиясендә “Без булдырабыз” республика акциясе кысаларында сәламәтлекләре ягыннан чикләнгән балаларга югары һөнәри белем алуга сертификатлар тапшырылачак. “ТИСБИ”га юлламаны Социаль мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт киңәшчесе Татьяна Ларионова тапшырачак.
Уку йортында 1997 елдан алып сәламәтлекләре ягыннан чикләнгән балаларга һөнәри белем бирү проекты тормышка ашырыла. Бу вакыт эчендә “ТИСБИ”да 100дән артык кеше икътисад, юридик факультетларда югары белем ала. Бүгенге көндә биредә ишетү һәм күп кенә башка проблемалары булган 31 студент укый. Аларның сигезе дистанцион технологияләр ярдәмендә белем ала.
Быел исә махсус (коррекцион) мәгариф оешмаларын тәмамлаган тагын 8 абитуриент хәйрия хисабына укуларын “ТИСБИ” Идарә Академиясендә дәвам итәчәк.