2008 нче елда мәктәпләрдә туклану системасы камилләшәчәк
Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы 2008 нче елда мәктәптә туклану системасын яхшырту өстендә масштаблы эксперимент үткәрергә җыена. Әлеге экспериментның максаты – 2010 нчы елга укучыларны физиологик ярашу һәм санитар-гигиена таләпләренә җавап бирерлек 100% сыйфатлы ашату.
Эксперимент 2008-2009 нчы елларда “Мәгариф” милли проекты кысаларында тормышка ашырылачак. Проектта регион яки саны 40 мең укучыдан да аз булмаган регион өлеше катнаша ала. Конкурста сайлап алу Россия Федерациясенең субъект министрлыгына бирелгән гаризалар арасында уздырылачак. Шушы еллардагы эксперимент өчен федераль бюджеттан 500 млн. сум акча бүленгән. Акчалата ярдәм, конкурста катнашкан регион-җиңүчеләргә, мәктәпләрдәге ашау ризыгы әзерләү блокларына заманча җиһаз алу өчен акча каралган.
Экспериментны финанслау федераль бюджеттан тыш регион һәм җирле бюджеттан, шулай ук хосусый инвесторлар хисабыннан да булуы ихтимал.