Россия Федерациясенең мәгариф сферасы 2008нче елда үзгәрә
Югары уку йортларындагы бюджет урыннарының саннары кими: 2007 нче елгы уку елы белән чагыштырганда, быел 10,6 меңнән ким студент кына бушлай белем алачак. Иң көчле кыскартылу хокук, идарә итү, экономика һәм педагогика һөнәрләренә караячак. Ә менә техник һәм табигый-фәнни факультетларга укучылар кабул итү үсеп китү көтелә.
Аспирантурага һәм докторантурага кабул итү элеккечә калачак – 1320 урын.
Стипендияләр күтәреләчәк: 1 нче сентябрьдән Россия вузларының студентлары 1100, ә техникумнарда укучылар 400 сум акча алачаклар.
2008-2009 нчы елларда яңа уку әсбаплары үз көчендә калачак. Шулай да, яңа елдан федераль исемлеккә кергән басмаларның саны кимеде. Экспертизага бирелгән 730 дәреслектән 556 дәреслек кенә исәпкә алынган.
Шулай ук Россиягә Болон системасы да керүен дәвам итә. Югары белем алуда ике төрле система (бакалавр-магистр) активлаша. Әлеге реформалар тулысынча 2010 нчы елда тәмамланачак.
Балалар бакчалары “Мәгариф” милли проектына кушылачак. Хәзер мәктәпкәчә булган оешмалар һәм тәрбиячеләр дә хөкүмәт грантлары алачаклар.
Физкультура укытучылары өчен дә махсус грантлар барлыкка киләчәк. Әлеге фәнне укытуның дәрәҗәсен күтәрү өчен 2008 нче елдан иң яхшы укытучыларга аерым юл белән бүләкләр язылган. Быел 100 физкультура укытучысының грантлар алуы көтелә.