“Галимҗан Ибраһимовның “Тирән тамырлар (Тугры сүз)” хикәясендәге Фәхри образының шәхес формалашудагы роле”
“Без бит көрәш – иҗтимагый - әдәби көрәш эчендә гомерне үткәрдек...” Дөрестән дә, зур көрәш, катлаулы тормыш юлын узган Г.Ибраһимов. Г.Ибраһимовның иҗат юлы утыз елга якын араны иңли һәм ул зур тарихи тетрәнүләр барган ХХ гасырның беренче яртысына туры килә. Әдип – халык тормышын төбе–тамырыннан үзгәрткән буржуаз–демократик һәм социалистик революцияләр, сугышлар шаһиты. 20 нче елларда әдипкә киң колачлы эшчәнлеге һәм уңышлы әсәрләре өчен Хезмәт Герое исеме бирелсә, 30 нчы елларда ул халык дошманы дип гаепләнеп, кулга алына әсәрләрен уку-өйрәнү тоела. Иҗаты Сталинның шәхес культы фаш ителгәч ХХ нче съезддан соң гына халыкка кире кайтарыла. Идеология алмашыну сәбәпле Г.Ибраһимов иҗатын яңача өйрәнү һәм яктырту ихтыяҗы туды. Заманында Ф.Әмирхан: “Менә бу – безнең татар әдәбиятыбызның киләчәге! Менә монда талант чаткылары күрешеп тора: менә бу безгә әле калын–калын милли романнар да бирәчәк!” дип бәя бирә.
Илдә башланган тарихи дәвер – күмәкләштерү хәрәкәте, әлбәттә, бөек язучы игътибарыннан читтә кала алмый. “Тирән тамырлар” (1928) романына соңгы елларда җәмәгатьчелекнең фикере үзгәреп, укучыларга ул зур, иркен планда бирелмәсә дә, аның тарихи әһәмияте кимемәде. Большевиклар диктатурасының татар халкы тормышына китергән афәтләрен, гомумкешелек һәм милли идеалларның чәлпәрәмә килүен күрсәтү бүгенге тормыш өчен дә бәһасез. “Тирән тамырлар (Тугры сүз)” беренче тапкыр 1928 нче елда Казанда, Татарстан дәүләт нәшриятында басылган.
Замандашларының истәлекләренә караганда, бу әсәрне язу уе Г.Ибраһимов күңелендә 1923-1924 елларда туа һәм шул вакытларда ук ул аңа кирәкле материалларны тупларга керешә. ...
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
“Галимҗан Ибраһимовның “Тирән тамырлар (Тугры сүз)” хикәясендәге Фәхри образының шәхес формалашудагы роле” | 20.78 KB |