Казанда «Халыкара белем алу 2008» күргәзмәсе үтәчәк
Иртәгә, ягъни 28 нче февраль көнне, Казанның “Мираж” кунакханәсендә халыкара белем алу күргәзмәсе уздырылачак.
Күргәзмә эшендә халыкара мәктәпләренең вәкилләре: DID, EAC, "Kaplan Aspect" һәм “Central Sshool of English”, Англия, Германия, Испания, Италия, Мальте, Кытай һәм башка илләрнең лингвистик үзәкләре катнашачаклар. Күргәзмәгә килүчеләргә төрле телләрдәге курслар һәм чит илләрдәге белем бирү программалары каралган.
“Халыкара белем алу - 2008” күргәзмәсе кысаларында һәр килүчегә: мәктәп укучысына, студентка, абитуриентка, профессионалга, чит тел буенча белемнәрен күтәрергә һәм яңа телне өйрәнергә теләге булган һәр кешегә тиешле мәгълүмат биреләчәк һәм кызыксынган барлык сорауларына җаваплар әйтеләчәк. Мероприятие кунаклары әлеге тел курсларының төрле эштә осталыкларны үстергәндә, чит илләрдә ял иткәндә һ.б. очракларда файдалы булуын сизәчәкләр, курслар бирәчәк мөмкинлекләр белән таныша алачаклар.
Күргәзмәдә шулай ук инглиз теленнән бушлай тест үтеп, ярышта катнашу хокукы алырга мөмкин. Ярышның төп бүләге – ике атнага инглиз телен өйрәнергә дөньяда чит телләрне өйрәнүнең алдынгы бер үзәгенә бушлай бару хокукы.