Бәйге: “Елның балалар китапханәсе”
2 Jun, 2009 Сылу 0
Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы “Елның балалар китапханәсе” исемле республика бәйгесен уздырачагы турында хәбәр итә.
Бәйге ике номинация буенча узачак: “Китапханә – сәламәтлек территориясе”, “Авыл һәм балалар”. Материалларны басма һәм электрон вариантта 2009 елның 1нче ноябреннән дә соңга калмыйча җибәрергә кирәк. Адресы: 420126, Казан, Ямашев проспекты, 81нче йорт, Татарстан Республикасының балалар китапханәсе, фәнни-методик бүлек. Нәтиҗәләрне оештыру комитеты 5-15нче декабрь көнне чыгарачак.
Тулырак мәгълүмат беркетелгән файлда.