belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Тагын бер укытучы ришвәт алуда гаепләнә

Тагын бер укытучы ришвәт алуда гаепләнә

1 Jun, 2009 Сылу 0
Тагын бер укытучы ришвәт алуда гаепләнә

Тикшерү версиясенә караганда, 2008 елның декабре - 2009 елның 11нче марты аралыгында Казан дәүләт университетының 61 яшьлек профессоры Марьян Матвейчук “Математик статистика” фәне буенча имтиханны акча түләтеп куйган. Ришвәт күләме 4 меңнән 6 меңгә кадәр сум тәшкил итә. Студентлар имтиханны тапшырып та тормый.

Профессор студентларга өстәмә сәгатьләр билгеләп,бу дәресләрнең бушка булмавын ассызыклаган. Укытучы таләбе белән студентлар түләүле дәресләр уздыру турында гаризалар язганнар. Ләкин соңгылары уздырылмаган. Педагогны Россия Федерациясе Җинаять Кодексының 290 маддәсе (2нче өлеше) буенча гаеплиләр. Укытучы үз гаебен өлешчә таный. Аның тарафыннан законсыз алган акча суммасы 29 мең 500 сум тәшкил итә. Җинаять эшен Казан шәһәренең Вахитов районы суды караячак. Укытучыга алда әйтелгән маддә нигезендә 6 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный, дип хәбәр итә республика прокуратурасы рәсми сайты.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 01.06.2009 - 18:51):https://belem.ru/node/1675