1 студентка бюджет чыгымнары өч мәртәбә артты
Россиядә федераль бюджетның чыгымнары 1 студентка 2004 нче елдан бирле өч мәртәбә арткан: хәзер бер елга ул 78 мең сум тәшкил итә. Бу турыда Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко белдерде.
“Чагыштырып карасак, 2004 нче елда әлеге чыгымнар 21 мең сум гына тора иде. Узган ел вузлардагы икътисадчы һәм юристларны бушлай әзерләүләр кыскартылды. Экспертиза нәтиҗәләренә караганда, әлеге югары уку йортлары үз өлкәләре буенча квалификацияле белгечләр әзерли алмыйлар", - дип ассызыклый министр.
Фурсенконың сүзләренә караганда, кайбер уку йортларына чынлап та үзгәрергә һәм эшләрен яхшыртырга кирәк булачак. Әмма “сүз вузларның ябылуы турында бармый”.
Министр фикеренчә, “БДИның балл уңышлары белән укучылар вузладагы бюджет урыннарына үткәрелергә тиеш. Икеле билгесен алганнарның исә, түләүле бүлектә дә укырга хокуклары юк”.