Казан укучылары Кремльдә ярыша
29 May, 2009 Сылу 0
Бүген “Казан Кремле – гасырлар аша” исемле шәһәркүләм интеллектуаль-спорт уеннары уза. Ярышта башкала мәктәпләренең 6нчы сыйныф укучылары катнашалар.
Махсус куелган киртәләрне узу, дартс, уктан ату – бу бәйгенең бер өлеше генә. “Эрудицион” исемле интеллектуаль этапта укучылар Казан Кремле тарихы белүен дәлилли. Капитаннар үзара аерым көрәшә. “Казан сувениры” исемле этап аеруча игътибарга лаек. Биредә укучылар өйдә әзерләп килгән кул эшләре белән “мактана”. Быел беренче тапкыр уенда археологик этап старт алды.
Чараны “Казан Кремле” музей-тыюлыгы, Абдулла Алиш исемендәге Балалар иҗат сарае, шәһәр башкарма комитетының мәгариф идарәсе белән тышкы элемтәләр һәм туризм комитеты оештыра.