«Үлем белән кайда сату итәләр, хәбәр ит» наркотикларга каршы акция
Наркотикларга каршы республика марафоны кысаларында Татарстан Республикасы буенча наркотиклар әйләнешен контрольдә тотучы Россия Федерациясенең Федераль хезмәт идарәсе Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә агымдагы елның 10-20нче июнендә “Үлем белән кайда сату итәләр, хәбәр ит” исемле акция оештыра.
“Кайнар линия” телефон номерлары: 273-43-45 һәм 274-31-03. Телефоннарда махсус бу өлкәдә компетент белгечләр дежур тора.
Дүшәмбе: Республика наркология диспансеры һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлекне саклау министрлыгының Республика медицина профилактикасы үзәге (15.00 - 18.00);
Сишәмбе: Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы (15.00 - 18.00);
Чәршәмбе: Республика наркология диспансеры һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлекне саклау министрлыгының Республика медицина профилактикасы үзәге (15.00 - 18.00);
Пәнҗешәмбе: дини һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре (15.00 - 18.00);
Җомга саен – Яшьләр эшләре буенча, спорт һәм туризм министрлыгы (15.00 - 18.00) һәм Татарстан Республикасы буенча наркотиклар әйләнешен контрольдә тотучы Россия Федерациясенең Федераль хезмәт идарәсе;
Шимбә, якшәмбе көннәрендә - Татарстан Республикасы буенча наркотиклар әйләнешен контрольдә тотучы Россия Федерациясенең Федераль хезмәт идарәсе (тәүлек дәвамында).