2009 елда укучыларның Бөтенроссия олимпиадаларында 7,5 млн. бала катнаша
Төгәлрәк әйтсәк, 7 473 354 укучы. Бу сан былтыргысы белән чагыштырганда 1,3 миллионга зуррак. Олимпиадалар мәктәп турларыннан старт ала. Алга таба муниципаль тур (1 547 948 укучы катнаша), аннан региональ (92 411), аннан йомгаклау туры. Соңгысында быел 4083 укучы көч сынаша. 1329 кыз һәм малай җиңү яулый, призлы урыннар ала.
Укучыларның Бөтенроссия олимпиадаларында җиңү яулаган укучылар югары һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларына укырга кергәндә ташламаларга ия була. Бу ташламалар вакыт аралыгы белән чикләнмәгән. Димәк, бүген 9нчы, 10нчы сыйныфта укып та олимпиада җиңүчесе булган укучы мәктәпне бетергәч ташламалардан файдаланырга мөмкин.
Россиякүләм олмпиадаларда җиңү яулаган укучылардан халыкара аренада чыгыш ясаячак җыелма командалар төзелә. 2008 уку елында россиялеләр түбәндәге халыкара олимпиадаларда катнаша: XIX Халыкара биология олимпиадасы, 49нчы Халыкара математика олимпиадасы, 39нчы Халыкара физика олимпиадасы, 7нче Халыкара география олимпиадасы, 20нче Халыкара инворматика олимпиадасы, 13нче Халыкара астрономия олимпиадасы, 40нчы Халыкара химия олимпиадасы. Россиянең төрле төбәкләрендә белем алучы 32 укучы аларда 31 медаль яулый: 18 алтын, 7 көмеш һәм 6 бронза.