“Яшь программист” нәтиҗәләре
Күптән түгел республикабызның их шәп яшь программистлары “Байтик” лагеренда җыелды. Биредә XIII “Яшь программист” республика бәйгесенең финалы узды. Ярышка 400дән артык проект катнаша. Алар арасыннан 100 эш сайлап алына. Алар икен турга юллама алалар. Әлмәт, Апас, Азнакай, Арча, Буа, Баулы, Балтач, Бөгелмә, Биектау, Алабуга, Зәй, Кукмара, Лаеш, Менделеевск, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Норлат, Балык Бистәсе, Спасс, Чирмешән районнары, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән кызлар-егетләр җыелалар.
Быел “Программалы проект” номинациясендә Алексей Кузнецовка (Казан, 139нчы гимназия), “Компьютер сәнгате”ндә Сергей Крыловка (Казан, 7нче гимназия), “Компьютер презентациясе”ндә Диана Фазлетдинова, Алисә Абрарова (Казан, 4нче интернат-гимназия), “Иң шәп web-сайт” номинациясендә Балтач районы гимназиясе укучылары Азат Садыйков һәм Юрий Васильевка тиңнәр булмый. Җиңүчеләрнең тулы исемлеге белән бркетелгән файлда таныша аласыз.
Фикерләр
Faniamk
29 Май, 2009 - 20:25
Permalink
Ничек файдаланырга?
Дәрес планнарын сезнең сайтка ничек урнаштырып була?
Сылу
1 Июнь, 2009 - 13:04
Permalink
Жавап
Материалларыгызны безгә xat@belem.ru адресы белән, яисә 420021, Казан, Париж коммунасы ур., 6нчы йорт "ООО Белем.ру" адресы буенча юлларга мөмкин.
Кунак
28 Май, 2009 - 12:32
Permalink
“Компьютер презентациясе”ндә
“Компьютер презентациясе”ндә Җиңүчеләр - Диана Фазлитдинова һәм Абрарова Алиса =)))
Сылу
29 Май, 2009 - 08:50
Permalink
Рәхмәт!!!!
Төгәлсезлек булган!!!