“Татарстанның иң яхшы мәктәбе – 2009”
27 May, 2009 Сылу 0
Агымдагы елның 5нче июнендә сәгать 10:00дә Казан шәһәре Совет районының 159нчы лицеенда (адресы: Ноксинский спуск ур., 17нче йорт, тел.: 262-02-08) “Татарстанның иң яхшы мәктәбе – 2009” һәм “Мәгариф оешмасының иң яхшы директоры – 2009” бәйгеләренең финалы узачак. Финалга читтән торып узган турда максималь күләмдә баллар җыйган мәгариф оешмалары чакырылган. Алар исемлеге белән сез беркетелгән файлда таныша аласыз.