"Үз дөньябызны үзебез төзибез”
26 May, 2009 Сылу 0
Шушы исем астындагы V Россиякүләм бәйгегә нәтиҗәләр чыгарылды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы. Бәйгене Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы, Федерация Советы һәм бер төркем педагогик басмалар оештыра.
Лауреатлар арасында татарстанлы да бар. Буа шәһәре “Мәктәптән тыш эш үзәге”ндә шөгыльләнүче Дарья Катренко (фәнни җитәкчесе – Н.И.Казакова) "Үз дөньябызны үзебез төзибез” исемле белем бирү һәм социаль проектлар бәйгесе лауреаты исемен ала.