«Мәгарифтә инновацияләр» Гранты
26 May, 2009 Сылу 0
Казан дәүләт университеты каршындагы Н.И. Лобачевский исемендәге лицей НР компаниясеннән Грантка лаек булды. Грант “Мәгарифтә инновацияләр” халыкара проектын тормышка ашыру кысаларында уза.
Әлеге Грант 100.000 $ тәшкил итә. Моңа:
- 2 Wi-Fi чыганагы;
- 2 күп функцияле җайланма (МФУ);
- 2 LCD мониторы;
- 22 ноутбук;
- 22 оптик “тычкан”.
Н.И. Лобачевский исемендәге лицей белән бергә Гранты Европа, Урта Көнчыгыш һәм Африкадан барлыгы 50 мәгариф оешмасы ала.