“Шәҗәрә төзи беләсезме?” дип аталган республикакүләм бәйгегә йомгак ясалды
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, татар шәҗәрәләренең тарихын өйрәнү, укучыларга рухи-әхлакый тәрбия бирү, гаилә кыйммәтен аңларга өйрәтү, үз гаилә шәҗәрәсен һәм туграларын төзергә өйрәтү максатыннан, “Мәгариф” журналы редакциясе һәм Татарстан Милли музее белән берлектә “Шәҗәрә төзи беләсезме?” дип аталган республикакүләм бәйгегә йомгаклау турын үткәрде. Әлеге бәйге татар шәҗәрәләрен өйрәнүгә зур өлеше керткән әдәбият галиме, археограф Шамил Әхмәтҗановның тууына 70 яшь тулу уңаеннан игълан ителгән иде.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, конкурста мәктәп укучылары һәм студентлар катнашты. Бәйгегә 109 иҗат эше килде. Алар арасыннан Әгерҗе районы Исәнбәй авылы урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Ранис Хәбиров бәйгенең Гран-приен яулады. “Иң яхшы шәҗәрә” номинациясендә беренче урынны - Кукмара районы Пычак урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Миләүшә Нәфыйкова, “Иң яхшы тугра” номинациясендә Менделеевск шәһәре 1 нче гомуми урта белем бирүче мәктәпнең 7 нче сыйныф укучысы Алмаз Кәлимуллин алды.
Чыганак: www.tatar-inform.ru