belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > "Зирәк тиен" уен-бәйгесе нәтиҗәләре

"Зирәк тиен" уен-бәйгесе нәтиҗәләре

25 May, 2009 Сылу 7
"Зирәк тиен" уен-бәйгесе нәтиҗәләре
PDF icon Татар төркемнәре.pdf

Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, Түбән Кама муниципаль районының башкарма комитеты мәгариф идарәсе, Түбән Кама шәһәренең сәләтле балалар белән эшләү буенча “Балаларга өстәмә белем бирү үзәге” мәктәп укучылары өчен татар теленнән “Зирәк тиен” исемле уен-бәйге оештыра, дип "Белем"дә хәбәр ителгән иде. Инде укучыларны, мөгаллимнәрне җиңүчеләр белән таныштырабыз (Татар төркемнәре)! Рус төркемнәре һәм татар сыйныфлары нәтиҗәләрен http://zod.3dn.ru/ сылтамасы буйлап табарга мөмкин.

Likes: 
 

Фикерләр

Мөгаллим сурәте

Мөгаллим

24 Июнь, 2015 - 08:45

Permalink

Ярдәм кирәк!

"Зирәк тиен" уен-бәйгесенең нәтиҗәләре быел http://rocrt.ru/ сайтында урнаштырылган иде. Әлеге бәйгене укытучылар өчен дә үткәрделәр. Укытучылар өчен уздырылган бәйгенең нәтиҗәсе бөтенләй куелмады, хәзер инде укучыларныкын да алганнар. Сайтта элемтә аша язып карадык, җавап бирмиләр. Нинди хәл икән соң бу? Ачыклык кертергә ярдәм итегез әле!

Гөлназ Җәлилова сурәте

Гөлназ Җәлилова

25 Июнь, 2015 - 10:42

Permalink

Нәтиҗәләр күптән эленеп тора:

Нәтиҗәләр күптән эленеп тора: http://rocrt.ru/index.php/2015 адресы буенча керегез.

Раил Гатауллин сурәте

Раил Гатауллин

24 Июнь, 2015 - 10:11

Permalink

Зирәк тиен - 2015

Мин бит инде җавап бирдем (астарак комментларны укырга тәкъдим итәм). Якынча бер ай элек ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына барып белештем, алар бу бәйгене быел оештырмаганнарын әйттеләр. Бәйгенең быел "инициатив бизнесменнар" тарафыннан оештырылган булуы мөмкин, әмма шулай дип дәлилләп әйтә алмыйм. Чөнки проект идеясе/авторы башка бер оешма булырга, ул бәйгене быел үз көче белән генә үткәргән булуы мөмкин. Конкурс документациясе белән танышыгыз, оештыручылары белән элемтәгә керегез. Алдау булмаса, бәйгене быел оештырган кешеләр җавап бирерләр, дип ышанам.


Ихтирам белән, Раил Гатауллин

Раил Гатауллин сурәте

Раил Гатауллин

5 Июнь, 2015 - 21:49

Permalink

Зирәк тиен - 2015

"Зирәк тиен - 2015" быел Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан үткәрелмәгән. Бу министрлыктан рәсми җавап.


Ихтирам белән, Раил Гатауллин

Кунак сурәте

Кунак

2 Июнь, 2015 - 22:28

Permalink

<p>http://rocrt.ru/index.php

<p>http://rocrt.ru/index.php/103-obshchie-rezultaty-zir-k-tien-2015</p>

Рушания Гобәйдулла кызы Хисмәтулллина сурәте

Рушания Гобәйду...

2 Июнь, 2015 - 10:02

Permalink

Зирәк Тиен нәтиҗәләре

      Татар мәктәпләренең Зирәк Тиен - 2015 нәтиҗәләрен таба алмыйча интегәм, ярдәм итә алмассызмы?

       Сәлам белән, Рушания апагыз.

       Минзәлә районы Татар Мөшегесе мәктәбе

        2.-6.15 

Рушания Гобәйдулла кызы Хисмәтулллина сурәте

Рушания Гобәйду...

2 Июнь, 2015 - 10:02

Permalink

Зирәк Тиен нәтиҗәләре

      Татар мәктәпләренең Зирәк Тиен - 2015 нәтиҗәләрен таба алмыйча интегәм, ярдәм итә алмассызмы?

       Сәлам белән, Рушания апагыз.

       Минзәлә районы Татар Мөшегесе мәктәбе

        2.-6.15 


URL (яңартылу датасы: 25.05.2009 - 19:27):https://belem.ru/node/1630