Яшь уйлап табучыларның “ХХI гасыр кулибиннары” исемле республика олимпиадасы тәмам
23нче май көнне Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгында “ХХI гасыр кулибиннары” олимпидасы җиңүчеләрен һәм катнашучыларын котлау тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының тәрбия һәм балаларга өстәмә белем бирү бүлеге башлыгы Эльвира Сафина, Рационализаторлар һәм уйлап табучылар җәмгыяте Республика советы рәисе Ленар Гайсин катнашкан.
Быел бәйгедә республикабызның 20 районыннан барлыгы 60 эш юллана. Яр Чаллы шәһәре, Спасс, Сарман, Мөслим һәм Саба районнары аеруча актив булалар.
Җиңүне Яр Чаллы шәһәренең 5нче Техник иҗат үзәгендә шөгыльләнүче Владимир Осипов яулый.
2нче урын – Бөгелмә шәһәренең 2нче лицеей укучысы Ксения Черкасова;
2нче урын – Казан, Камилә Әхмәдуллина;
3нче урын – Балтач районының Субаш авылы урта мәктәбе укучысы Ренат Гыйлмуллин;
3нче урын – Мөслим районы лицее укучысы Фәнис Фәхретдинов;
3нче урын – Ютазы районы Балалар иҗат үзәге, Рәфис Галиев.
Олимпиада җиңүчеләренә саллы бүләкләр бирелә. Әйтик, 1нче урынга – 7000 мең, 2нчегә – 5000, 3нче урынга 4000 сум премия каралган. Финалда катнашкан тагын 22 катнашучы һәм аларны әзерләгән мөгаллимнәргә дә акчалата бүләкләр бирелә.