Бөтенроссия рәсем бәйгесе
21 May, 2009 Сылу 0
“Бер-беребезгә булышыйк” кебек сәнгать чаралары белән балаларны реабилитацияләү” исемле проект кысаларында Бөтенроссия рәсем бәйгесе старт алды. Балалар эшләре агымдагы елның 1нче октябренә кадәр кабул ителә. Бәйге “Балалар – безнең киләчәгебез” исемле Социаль Фонд тарафыннан оештырыла. Ятим балалар, инвалидлар һәм аз керемле гаиләдә яшәүче кызлар-малайлар арасында талантлар эзләү – бәйгенең максаты. Тулырак мәгълүмат белән беркетелгән файлда танышырга мөмкин.