Чыгарылыш сыйныфлары балаларга ярдәм кулы суза
21 May, 2009 Сылу 0
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы, “Татмедиа” массакүләм коммуникацияләр республика Агентлыгы белән берлектә 23-25нче май көнне узачак “Соңгы кыңгырау” һәм июнь аенда үтәчәк чыгарылыш кичәләрендә “2009 ел чыгарылыш сыйныф укучылары балаларга булыша” исемле акцияләр оештырачак. Әлеге чара “Без булдырабыз” хәйрия проектына ярдәм максатыннан уздырылачак.
Бәйрәм чаралары барышында булачак абитуриентлар “Балалар” СМС-акциясенда катнаша ала. Моның өчен 5075 номерына «Дети» сүзен язып җибәрергә кирәк. Бүгенге көндә әлеге акция кысаларында республикабызда инде 300 мең сум күләмендә акча җыелган.