Укытучылар игътибарына!
18 May, 2009 Сылу 0

Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү Институты агымдагы елның май аенда тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларына дистанцион укулар оештыра. Темасы: "Дөнья халыклары мәдәнияты тарихын укытуда мультимедиатехнологияләр”. Укулар 72 сәгатькә исәпләнгән. Аларның 20 сәгате теоретик сорауларны карауга багышланачак, 22 сәгать – практика һәм консультацияләр, 3 сәгать – мөстәкыйль эшләү. Йомгаклау эшләрне һәм тест язу процедурасын 25нче июньгә кадәр узарга кирәк. Укулар бюджет нигезендә үткәрелә. 20нче майга кадәр теркәлү сорала. Моны ifokeeva@mail.ru адресы буенча эшләргә мөмкин. Кураторы И.М, Фокеева. Тел.: 89172823029.