“Яшьләр арасындагы субкультуралар”
18нче майда Казан шәһәрендә урнашкан “Росток” психологик-педагогик тернәкләндерү һәм коррекция үзәгендә “Яшьләр арасындагы субкультуралар” темасына “түгәрәк өстәл” утырышы узачак.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган хәбәрләргә караганда, утырышны тагын Татарстан Республикасының Эчке эшләр министрлыгы, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Наркотиклар әйләнешенә күзәтчелек итүче федераль хезмәтнең Татарстан Республикасындагы идарәсе, Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, “Росток” үзәге психологлары катнашачак.
“Нәрсә ул субкультура?”, “теге яки бу субкультурага керүне бәйлелекнең бер төре дип карап буламы?”, “наркогенлы яисә наркотик субкультурамы?», “җәмгыять яшьләр субкультуралары вәкилләре өчен нәрсә эшли ала?”, “яшьләр белән эшләүче барлык ведомство хезмәткәрләренең көче нәрсәгә юнәлгән булырга тиеш?” кебек мәсьәләр буенча фикер барачак.
“Түгәрәк өстәл” тәмамлангач «Тру-готки из Новосибирска», «Кто такие дети «эмо» дигән кыска метражлы фильмнар күрсәтеләчәк.