belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Быел 11 нче сыйныфлар мәктәпне ике көнгә алдарак тәмамлый

Быел 11 нче сыйныфлар мәктәпне ике көнгә алдарак тәмамлый

15 May, 2009 Сылу 7

Соңгы кыңгырау ел саен 25 нче май көнне яңгырый. Ләкин быел Башкортстан укучылары өчен ул ике көнгә алдарак чыңлаячак. Бу турыда www.azatliq.org хәбәр итә. Бердәм дәүләт имтиханнары графигының тыгыз булуын исәпкә алып, мәктәпне тәмамлау бәйрәме дә күчерелә икән. Карарны республика Мәгариф министрлыгы чыгара.

Быел Башкортстан мәктәпләрен 29 мең 992 мең укучы тәмамлаячак. Мәҗбүри саналган математика һәм рус теленнән, өстәмә 9 фәннән кала кызлар-егетләр башкорт теле буенча Бердәм дәүләт имтиханын бирергә мөмкин.

Фикерләр

Сылу сурәте

Сылу

15 Май, 2009 - 10:02

Permalink

Аңламадым

Әлеге хәбәрне башкортчадан тәрҗемә иткәндә икеләнеп калдым. Икесенең берсе: я материалның төп нөсхәсендә хата киткән, я мин төгәл тәрҗемә итә алмагынмын. Биредә Башкортстан республикасы укучылары башкорт теленнән Бердәм дәүләт имтиханын бирә ала дигән. Татарстанда татар теленнән бары БРИ гына бирү мөмкин. Аңлатыгыз, зинһар!!!!

Сылу сурәте

Сылу

15 Май, 2009 - 15:11

Permalink

КОММЕНТАРИЙ

Бу сорау буенча Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, Бердәм дәүләт имтиханы өчен җаваплы бүлек белән элемтәгә чыктык. Анда аңлатуларынча, бүген Татарстанда да, Башкортстанда да, гомумән Россия Федерациясе составына кергән башка республикаларда туган тел һәм әдәбиятыннан бары БРИ (Бердәм республика имтиханы) гына булырга мөмкин. Ләкин, Татарстанда татар теле белән әдәбиятын гына түгел, башка фәннәрне дә БДИ рәвешендә бирүчеләр исемлеге зур икән. Әлеге фәннәрдән КИМнар да бар. Мәсьәлә ахыргача ачыкланып бетмәгән. Безгә 20нче майдан соң шалтыратып, хәлне ачыкларга тәкъдим иттеләр.

Кунак сурәте

Кунак

24 Май, 2009 - 21:14

Permalink

" Зирәк тиен" конкурсы

" Зирәк тиен" конкурсы нәтиҗәләрен ачып булмый

Кунак сурәте

Кунак

30 Май, 2009 - 11:33

Permalink

ачыгыз инде

ачыгыз инде

Сылу сурәте

Сылу

1 Июнь, 2009 - 13:07

Permalink

Киңәш

Әлеге сылтамалар буенча кереп, компьютерыгызга файллар кучерәсез. Күчерелгән файлларны Winrar программасы ярдәмендә ачып була.

Сылу сурәте

Сылу

25 Май, 2009 - 19:01

Permalink

Җавап

Нәтиҗәләр:
1. Татар төркемнәре арасында http://belem.ru/node/1630
2. Тантанага чакырылган укучылар исемлеге http://belem.ru/node/1631

Кунак сурәте

Кунак

10 Июнь, 2009 - 18:26

Permalink

Нишләргә?

Мәктәп сайтларындагы видеофайлларны блокировать итү мәсьәләсе борчый иде мине.Сайтта биюләр, җырлар һәм мәктәп тормышыннан булган башка вакыйгаларга карата видеофайллар урнаштырган идем ( смотри.сом серверы аркылы, народта бу эшне эшләп булмый ,чөнки анда файл 5 мб тан узмаска тиеш)Мәктәп компьютерлары аны блокировать итә, күрсәтми.Сорау мондый иде: Мин берәр нишләтеп видеофайлларыма рөхсәт ала алмыйммы? Алдан ук рәхмәт әйтеп www.meshabash.narod.ru сайты администраторы.Дөрес җиргә язмаган булсам гафу үтенәм. Мин белем.ру да теркәләм- теркәләм. Ләкин ул мине гел кунак дип кенә кабул итә. Нишләптер серсүзне дә кайтарып бирми.


URL (яңартылу датасы: 16.05.2009 - 22:34):https://belem.ru/node/1575?page=0