Башкортстан әдипләре бәйрәм итә
Башкортстанның Борай районында бүген әдәбият көннәре башланып китте.
Әлеге зур мәдәни чара Башкортстан Язучылар берлеге оештырылуга 75 ел тулуга һәм шушы Борай районында туып үскән талантлы татар шагыйре Мөслим Маратның тууына 100 ел тулу уңаеннан оештырылды. Чарада Уфадан да шактый язучылар, шагыйрьләр һәм драматурглар катнаша.
Мөслим Марат Башкортстан Язучылар берлеге идарәсенең беренче җаваплы секретаре була. Шуңа да әлеге юбилей чараларының нәкъ менә Борай җирендә уздырылуы бик тә табигый.
Әдәбият көннәрендә республиканың төньяк-көнбатыш төбәгендәге танылган татар әдипләре Фәрит Суфияров, Рәфига Усманова, Нәфисә Хәбибдиярова, Финат Шакирҗанов һәм башкалар катнаша.
Юбилей чараларының мәдәни программасы бик бай, дип хәбәр итте БР Язучылар берлеге җитәкчеләре. Борайда әдәбият сөючеләр, мәктәп укучылары белән очрашулар да, китапханәләрдә булу да, әдәби-музыкаль кичә оештыру да каралган.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru