Кама Тамагында тикшерүләр
Күптән түгел прокуратура Кама Тамагы районы мәгариф оешмаларында янгын чыгу куркынычсызылыгы турындагы канун таләпләрнең үтәлү-үтәлмәвен тикшерде.
Тикшерү барышында Иске Барыш, Келәнче, Красновидово гомуми белем бирү оешмаларында, Кирельск, Сөйки, Затон, Рудницк урта мәктәпләрендә әлеге таләпләрне күптөрле бозу очраклы теркәлә.
Мисал өчен, эвакуация өчен каралган ишекләрдә ныгытлыган пыяла урынына аның гади төре куелган булырга тиеш. Информатика кабинетларында электр розеткалары янучан нигезгә куелган очраклар бар. Биналарда автоматик рәвештә янгын чыгуны хәбәр итүче җайланмалар урнаштырылмаган була һ.б. һ.б.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча район прокуроры тарафыннан Кама Тамагы районы судына табылган җитешсезлекләрне бетерүне таләп итеп 7 иск юллана. Суд прокурор дәгъвасын хуплап, мәгариф оешмаларына җитешсезлекләрне бетерү буенча карар чыгара. Суд карары үтәлмәгән очракта, җитәкчеләр җинаять җаваплылыгына тартылачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Прокуратурасының рәсми сайты.