Түбән Каманың Кадет мәктәбе укучылары Россиякүләм бәйгедә җиңү яулый
Шушы көннәрдә мәктәп укучыларының фәнни-тикшеренү, проект һәм иҗади эшләре буенча “Беренче адымнар 2008-2009” исемле Бөтенроссия ачык бәйгесе тәмамланды.
Әлеге чара Россиядә инде 2003 елдан ук уздырыла. Быел Россиянең барлык субъектларыннан ярышка барлыгы ике мең ярымнан артык эш юллана.
Россия Фәннәр Академиясе, Россия Мәгариф Академиясе вәкилләреннән төзелгән жюри бихисап эш арасыннан иң яхшыларын аерып ала.
“Кешенең рухи дөньясы” исемле номинациядә “Заман детектив әдәбиятында жаргон лексика” исемле эше өчен Түбән Кама Кадет интернат-мәктәбе укучысы Руслан Галиуллин 2нче дәрәҗә Дипломомга лаек була.
“Дәверләр һәм халыклар тарихы” исемле номинациядә шулай ук Кадет мәктәбе укучысы Ратмира Миникеева 3нче дәрәҗә Диплом ала. Ул “Тарихта татарларның 1918 ел сугышында катнашуына бәйле билгесез битләре” исемле эше өчен урын ала. Өченче урын шулай ук Алмаз Шәриповта. Егет “Кешенең рухи дөньясы” исемле номинациясенә “Дизайн – гомуми эстетик мөхитне оештыру сәнгате” исемле эшен юллаган була.