belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Һәйкәл

Һәйкәл

24 Feb, 2008 Раил Гатауллин
Ресурска кагылышлы рәсем: 
Ресурс авторы: 
Мөслим районы Мөслим 3 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы Мирзасалихова Гөлназ Шәйдулла кызы

Бөек Ватан сугышы кайчан башланган?

Сугышта илебезне яклап кемнәр катнашкан? Сугыштан соң ил нинди кыяфәттә булган? Ничәнче елда тәмамланган?
Әйдәгез әле, исәпләп белик. Ул ничә ел дәвам итте микән? (бер укучы такта янында исәпли) 1945-1941=4ел.

- Сугыш 4 ел дәвам иткән.

- Сугышта катнашкан нинди язучы, шагыйрьләрне беләсез?

- Быел, Бөек Җиңүгә ничә ел тула?

- Ул кайчан билгеләп үтелә?

- Кемнәрнең туганнары, әби-бабалары сугышта катнашкан?

1. Сез шул уңай белән иншалар яздыгыз. Әйдәгез, берничәсен укып үтик. (Берничә бала иншасын укый)

- Сез сугыш турына кайлардан беләсез?

- Без оештырган китаплар күргәзмәсе дә шул турыда сөйли.

2. Мөслим районыннан сугышка 8140 кеше китә, 4469 кеше әйләнеп кайтмый. Кайтканнарга караганда сугышта үлүчеләр күбрәк.

3. Ветераннар дип кемнәрне атыйлар?

- Менә хәзер безнең арада яшәүче хөрмәтле ветераннарыбыз - сугышны үз күзләре белән күргән кешеләр.
Хәзер видеоязма карап үтәрбез. Ике ветеран: Шәрипов Әхсән, Зиннуров Мансур абыйлар безнең Мөслимебездә яшиләр. Игътибар белән тыңлагыз. Алар сөйләгәннәрне исегездә калдырырга тырышыгыз.

Беркетелгән файлКүләме
Package icon Һәйкәл (III сыйныф)7.1 KB
Ресурс төре: 
Дәрес планы
Предметлар: 
Татар әдәбияты
Туган якны өйрәнү
Тарих
Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 24.02.2008 - 22:08): https://belem.ru/node/156#comment-0