Республикакүләм фәнни-гамәли конференция
Чара “Белем бирү белән идарә итүдә проектлы ысул. Идарә итүдә мәгълумати технологияләр” проблемасы буенча узачак.
Конференцияне Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү Институты уздыра. Бирегә мәгариф оешмалары җитәкчеләре һәм мөгаллимнәре, муниципаль мәгариф идарәләре һәм мәгълүмати-методик үзәк җитәкчеләре, белгечләре чакырулы.
Коференциядә түбәндәге мәсьәләләр каралачак:
• Татарстан Республикасы мәгариф системасы үсешендә проектлы методлар
• Проект эшчәнлеге белән идарә итү
• Мәктәп үсешенең бер ысулы буларак проект эшчәнлеге
• Профилле белем бирүгә күчу шартларында проктлы мәгарифнең гуманистик юнәлеше
• Гомуми белем бирү мәктәпләре шартларында тәрбия системасын идарә итүнең проектлы технологияләре
• Өстәмә белем бирү системасында проектлы эшчәнлек технологияләре
• Сыйныф җитәкчесенең портфолиосы
Чара 14нче майда (сәгать 10:00 – 16:00дә) Казан шәһәренең 7нче гимназиясе бинасында узачак. Адресы: Адоратский урамы, 25нче “а” йорт.