Төбәкләрдә белем бирүне психологик яктан тәэмин итү системасын үстерү турында сөйләшәләр
Агымдагы елның 13 маенда Казанда “Росток” психологик-педагогик тернәкләндерү һәм коррекция үзәгендә “Төбәкләрдә белем бирүне психологик яктан тәэмин итү системасын үстерү концепциясен тормышка ашыру” дип аталган гамәли семинар уза. Җыенны Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы Самара өлкәсе Мәгариф һәм фән министрлыгы, Россия Белем бирү психологлары федерациясе һәм Төбәк социопсихология үзәге белән берлектә үткәрелә.
Рәсми мәгълүматларга караганда, җыенда Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимият органнарының психология-педагогика хезмәтен үстерү белән шөгыльләнүче белгечләр, Балаларга психологик-педагогик һәм медицина-социаль ярдәм күрсәтү үзәкләре җитәкчеләре, Самара, Ульяновск, Ростов өлкәләре, Мәскәү шәһәре, Татарстан педагоглары һәм психологлары катнаша.
Семинарда төп чыгышны республика психологларының фәнни-методик берләшмәсе рәисе, Социаль белем бирү академиясенең педагогика һәм психология факультеты деканы Вера Боговарова ясар дип көтелә. Җыенда катнашучылар “Росток” психологик-педагогик тернәкләндерү һәм коррекция үзәге эшчәнлеге белән танышу мөмкинлеге алачак.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru