“Без һәрбер лагерьны калдыру өчен көрәшәбез”...
Татарстан Республикасында балалар сәламәтләндерү лагерьлары системасын төзекләндерү һәм үстерү буенча республика программасы проекты эшләнгән. 5 нче майда, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган традицион брифингта бу турыда Татарстан Республикасының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Андрей Кондратьев хәбәр итте. Шуны искәртик: брифинг Татарстанда балалар һәм яшьләрнең җәйге ялын оештыру мәсьәләләренә багышланган иде, һәм ул on-line режимда Интернет челтәреннән трансляцияләнде.
Журналистларның Татарстан Республикасы территориясендәге ташландык җәйге сәламәтләндерү лагерьларын нинди язмыш көтүе турында биргән сорауларына җавап буларак, Андрей Кондратьев республикабызның шәһәр читендәге җәйге сәламәтләндерү лагерьларын саклап кала алган бик аз төбәкләрнең берсе булуын әйтте. Бүгенге көндә Татарстанда 122 җәйге лагерь эшли.
“Без һәрбер лагерьны калдыру өчен көрәшәбез”, - диде Татарстан Республикасының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары. Ул бүгенге көндә күп кенә предприятиеләрнең җәйге сәламәтләндерү лагерьларын үз балансыннан төшереп калдыруын искәртте (элек ведомство карамагындагы җәйге лагерьлар челтәре киң таралган иде). Андрей Кондратьев сүзләренә караганда, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының барлык җәйге сәламәтләндерү лагерьларын да үз балансына алу мөмкинлеге юк, ләкин бүгенге көндә иң мөһиме – аларның сәламәтләндерү фондыннан чыгарылмавы. Ул шуны ассызыклап үтте: әгәр җәйге лагерь ике ел эшләмәсә, балаларны кабул итүгә әзерләнмәсә, аның инфраструктурасы яраксыз хәлгә килә, аны яңадан торгызырга кирәк була, ә бу шактый чыгымлы эш.
Андрей Кондратьев сүзләренә караганда, финанс хәле яхшыра башласа, балалар сәламәтләндерү лагерьлары системасын төзекләндерү һәм үстерү республика программасы проекты кабул ителергә дә мөмкин (“Бюджет сферасындагы балалар сәламәтләндерү лагерьлары системасын төзекләндерү һәм үстерү” программасы проекты).
Татарстан Республикасының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары 2009 елда 204,5 мең бала һәм яшүсмернең җәйге ялын оештыру планлаштырылуын искәртте (чагыштыру өчен: 2008 елда 240 мең бала һәм яшүсмер җәйге лагерьларда ял иткән), дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте