БДИ-НӘТИҖӘЛӘР
Апрель аенда Россиядә БДИның беренче сынаулары узды. Бердәм дәүләт имтиханнын алдан бирү хокукын Россия Федерациясенең 65 регионыннан барлыгы 1356 укучы файдалана. Әлеге санның яртысы мәҗбүри булган ике фәнне генә тапшыра (рус теле һәм математика). Югарый сыйныф укучыларның калган яртысы 3 яисә аннан да күбрәк фәннән сынау үтә.
Алдан имтихан тапшыручылар арасында беренче урынны Мәскәү, Мәскәү һәм Чиләбе өлкәләре алып тора. Биредә 130, 108 һәм 106шар кеше имтихан яза. Новосибирскида – 79, Бурятия Республикасында - 78, Омск һәм Ростов өлкәләрендә – 74 һәм 72, Санкт-Петербургта – 50, Ленинград өлкәсендә – 4 кеше БДИ биреп карый. Бездә, Татарстан Республикасында БДИны барысыннан да алда 3 укучы бирә.
Дагестан, Коми, Чуваш республикаларында, Амур, Иваново өлкәсе һәм Камчаткада БДИ тапшыручы бер генә кеше теркәлә.