Мәктәп укучыларының экологиядән Россиякүләм олимпиадасы
Агымдагы елның 20-25нче апрелендә Ставрополь краеның Кисловодск шәһәрендә мәктәп укучыларының экология буенча Россиякүләм олимпиадасының соңгы этабы үтте. Татарстан командасы 10 кешедән торган. Аларның сигезе зур нәтиҗәләргә ирешә.
Менә алар, җиңүчеләр:
Александра Абалымова (27нче мәктәпнең 10нчы сыйныф укучысы, Түбән Кама);
Александр Багаев (35нче лицейның 11нче сыйныф укучысы, Түбән Кама).
Призерлар арасында:
Эмилия Сафиуллина (КДУ каршындагы лицейның 9нчы сыйныф укучысы, Казан);
Валерия Волкова (Түбән Кама районының Красноключинск урта мәктәбе 10нчы сыйныф укучысы);
Татьяна Лебедева (Түбән Кама, Кама Аланының 2нче урта мәктәбе, 10нчы сыйныф укучысы);
Динара Камалиева (Түбән Кама, 25нче гимназия, 10нчы сыйныф);
Данила Маар (Яр Чаллы, 26нчы гимназия, 10нчы сыйныф);
Алексей Шинкарев (Казан, Мәскәү районы, 102нче гимназия, 11нче сыйныф).