«5» лене ничек отарга?
24 Feb, 2008 Раил Гатауллин
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
Бәдертдин Шәйхетдинов, Алексеевск районы Урта Тигәнәле урта мәктәбе укытучысы
Класстан тыш эшләрдә популяр телевизион тапшыру алымнарын һәм аларның аерым элементларын куллану укучыларда тарих фәненә зур кызыксыну уята. Бу уеннар шунысы белән дә уңайлы: аларны теләсә нинди темадан, шулай ук теләсә кайсы сыйныфта да фән атналыкларында үткәреп була. Сезнең игътибарыгызга шундый уеннарның берсен тәкъдим итәм. Аны без «5» лене ничек отарга?» дип атадык. Әлеге телеуен V — VI сыйныф укучылары белән оештырылды һәм ул «Борынгы заман тарихы» материаллары нигезендә эшләнде. Уен кагыйдәләрен фән атналыгы башында укучыларга җиткерелде, шулай итеп, аларга әзерләнү мөмкинлеге булдырылды. Әлеге бәйге уку елы ахырында (V сыйныфлар «Борынгы заман тарихы» материаллары белән танышканнан соң) үткәрелә. Ул барысы 5 турдан тора.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
«5» лене ничек отарга? (тарихтан телевизион уен) | 10.01 KB |
Ресурс төре:
Предметлар: