Буа районы хәбәрләре. «Буа язлары»
Буа муниципаль районында балалар иҗат берләшмәләренең “Буа язлары” исемле зональ фестивале узды. Фестивальне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәктәптән тыш эш республика үзәге, Буа муниципаль районы администрациясе, районның мәгариф бүлеге һәм Буа шәһәренең мәктәптән тыш эш үзәге оештыра.
Республикабызның 6 районыннан өстәмә белем бирү оешмаларында тәрбияләнүче кызлар-егетләр үзара көч сынаша. Сүз Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Кайбыч, Тәтеш районнары турында бара.
Фестиваль программасы кысаларында түбәндәге номинацияләр буенча ярыш бара: вокал (соло, ансамбль), инструменталь музыка, хореография (соло, ансамбль), мода театры, оригиналь жанр, конферанс, декоратив-кул эшләре сәнгате).
Җиңүчеләргә оештыру комитеты исеменнән бүләкләр һәм дипломнар тапшырыла.