belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Җиңүчеләрне котлыйк!

Җиңүчеләрне котлыйк!

28 Apr, 2009 Сылу 0
Җиңүчеләрне котлыйк!
Microsoft Office document icon Җиңүчеләр исемлеге.doc

Татарстан һәм татар халкы тарихы IV Республика бәйгесенең II турына нәтиҗәләр чыгарылды.
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Фәннәр Академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты белән берлектә узган елның 1нче декабреннән агымдагы елның 15нче апреленә кадәр әлеге бәйгенең читтән торып уза торган I турын оештырган иде. Бәйгедә республикабыз мәктәпләренең югары сыйныф укучылары, башлангыч һәм урта һөнәри белем алучылар катнашты. Барлыгы исә 181 эш юллана.

“Белем.ру”да әлеге чара турында алдагы яңалыкларда хәбәр ителгән иде. Бүген исә сезне республика күләмендә үткәрелгән ярышның җиңүчеләрен атыйбыз (исемлек беркетелгән файлда тәкъдим ителә). Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы исеменнән аларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 28.04.2009 - 17:29):https://belem.ru/node/1504