Татарстан укучылары – тормыш иминлеге нигезләре һәм физкультура буенча Россия лидерлары
Татарстанда Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елында республика укучылары “Тормыш иминлеге нигезләре” һәм “Физик тәрбия” фәннәре буенча Бөтенроссия олимпиадаларында югары нәтиҗәләргә ирешүен дәвам итә.
Бүген Ставрополь краеның Кисловодски шәһәрендә төгәлләнгән “Тормыш иминлеге нигезләре” фәне буенча Бөтенроссия олимпиадасы финалында Татарстанны ике укучы тәкъдим итте. Алексей Кибяков (Мамадыш районының 2нче лицее IX сыйныф укучысы) һәм Артур Гайнуллин (Бөгелмә районының 14нче татар гимназиясе XI сыйныф укучысы) Бөтенроссия дәрәҗәсендә беренче тапкыр үткәрелгән фән олимпиадасында җиңү яулады, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.
Моннан бер атна элек Ульяновскидан физик тәрбия буенча Бөтенроссия олимпиадасы финалында катнашучылар җиңү яулап кайткан иде. Республика мәктәп укучылары командасы составындагы өч кешенең икесе – Диана Әхмәтова (Казанның Яңа Савин районында урнашкан 7нче гимназиянең XI сыйныф укучысы) һәм Айнур Илаев (Азнакайдагы 8нче мәктәпнең X сыйныф укучысы), физкультура буенча олимпиаданың яңа шартларда үткәрелүенә карамастан, әлеге белем һәм сәламәтлек форумында призлы урынга лаек булды.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru