11 нче татар сыйныфында әдәбият дәресе. Тема: Ә. Еники хикәяләрендә кешеләрнең күңел дөньясын сурәтләү үзенчәлекләре
Максат: а) әдипнең берничә хикәясен анализлау аша кешенең хис-кичерешләр дөньясын сурәтләү алымнарын, психологик тирәнлеккә ирешү юлларын аңларга ярдәм итү; б) Ә. Еникинең психологик анализ остасы икәнлегенә төшендерү; в) укучыларның хис дөньясын баетырга булышу.
Җиһазлау. Язучының портреты, “ Бер генә сәгатькә”, “ Кем җырлады?”, “Ана һәм кыз” хикәяләре, Ә.Еники. Сайланма әсәрләр,”Мәктәп китапханәсе” сериясе, II том, 2002 ел.
Искәрмә. 1) Әдәби әсәрләрне анализлау дәресе булганга күрә, укучылар хикәяләрне алдан ук укып килергә һәм уку барышында кайбер терәк сорауларга игътибар итәргә тиешләр. 2) Дәрес планы төзегәндә, укучыларның җаваплары якынча гына күзаллана. Тәкьдим ителә торган бу план-конспект дәрес барышында укучылар биргән тулы җавапларны исәпкә алып, тулыландырып бирелде. Дәрестә җавап бирүче укучылар күп, һәр җавап бирүче бала “Укучы” сүзе белән билгеләнде.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Ә. Еники хикәяләрендә кешеләрнең күңел дөньясын сурәтләү үзенчәлекләре | 72.5 KB |
Фикерләр
Кунак
5 Декабрь, 2009 - 19:59
Permalink
Ә.Еники
Мин материалны бик теләп файдаландым. Бик зур рәхмәт.
5f
13 Сентябрь, 2020 - 12:18
Permalink
Матурлык
Шәкертләрне гарәп теленә укыту максатыннан язылган Әмирхан Еникенең "Матурлык" әсәре минем күңелемә хуш килде...